Бүген иртән 9нчы тапкыр Бөгелмә егетләрен республика җыелма пунктына озату булды. Армиягә киткәнче өч көн кала хәрби комиссариатның 14 солдаты һәм вазыйфаи затлары ПЦР методы белән COVID-19га тикшерү уздылар. Җыелма пунктка килгәч, алар янә анализ бирәчәк. Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары мәгълүматларына караганда, хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эшләүче хәрби комиссариатның барлык вазыйфаи затлары коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнар.
Бөгелмәле Тимур Пронин Россиянең Президент полкында хезмәт итү өчен сайланган. 7 кеше хәрби элемтәчеләр әзерләү өчен – стратегик әһәмияттәге коры җир һәм ракета гаскәрләренә җибәреләчәк. 6 кеше-коры җир гаскәрләренә һәм РФ Оборона министрлыгының Үзәк буйсынуындагы частенә.