Дәүләт автоинспекциясе һәм "Бөгелмә РҮХ" ДАССОның ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре уртак рейд үткәрделәр. Чараның максаты - ашыгыч ярдәм машиналары үткәреп, автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерү.
Ярты сәгать эчендә махсус транспорт һәм тавыш сигнализациясе булган машинага юл бирмәгән бер хокук бозу очрагы ачыкланган. Аңа 3000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф яки 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.