Бөгелмә чаңгы базасында реконструкциянең икенче этабы узачак

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов Бөгелмәдә булды, анда чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән бергә депутат тикшерүе белән А.Д. Губин исемендәге сәламәтләндерү үзәгендә булдылар, анда торак корпусларны карадылар, ашханәдә туклану сыйфатын тикшерделәр, балалар белән аралаштылар.

Аннары «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар, анда «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең спонсорлык чаралары хисабына, директор, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов йөзендә реконструкциянең икенче этабы планлаштырылган. Аерым алганда, бу якындагы территорияне төзекләндерүгә, спорт һәм балалар комплексларын урнаштыруга кагыла. Визит барышында подрядчы оешма белән бергә эш төрләре һәм үткәрү сроклары билгеләнде. Төзекләндерү эшләре быел ук башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче этап кысаларында чаңгы базасы һәм чаңгы трассасы бинасы реконструкцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International