Бөгелмә районы бакчачылык берләшмәләре һәм ширкәтләре рәисләре игътибарына

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

2021 елның августында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Аның максаты - статистика бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең төп күрсәткечләре һәм тармак структурасы турында тулы мәгълүмат җыю.

Исәпкә алу бланкларын эре һәм урта предприятиеләр, крестьян фермер хуҗалыклары үзләре тутыра. Исәпкә алучылар исә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары директорларына киләчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә районының бакча-яшелчәчелек берләшмәләре һәм ширкәтләре рәисләре Бөгелмә шәһәренең Дәүләт статистикасы бүлегенә исәпкә алу кәгазьләрен тутыру өчен кирәкле мәгълүмат бирергә тиеш, дип җиткерәбез.

Дәүләт статистикасы бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Бөгелмә шәһәре, Калинин ур., 61, (телефоннар: 4-12-41, 4-25-48, 4-11-11, 8-917-262-66-59).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International