Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

2021 елның 3 августы, сишәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез (3 августның 22 сәгатьтән 4 августка кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 17-22 м/с, урыны белән 25 м/с кадәр (Казан шәһәрендә – 4 августта 03 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр) көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасының көнчыгышында 2021 елның 4 августында көндез +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International