Бөгелмәдә "Police race" спорт чарасы узды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрби рухны ныгыту һәм спортны популярлаштыру. 6 август көнне Бөгелмә районының Бакирово авылында полиция һәм шәһәрнең иҗтимагый оешмалары хезмәткәрләре арасында «Police race» спорт чарасы узды.

Иң яхшы командалар титуллары өчен шәһәр Башкарма комитетының 6 вәкиле һәм төрле бүлекчәләрдән 48 хезмәткәр көч сынашты. Ярышлар бердәмлек һәм сәламәт көч атмосферасында узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча команда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар: беренче урын — шәһәр спортчылары; икенче урын – патруль - пост хезмәте хезмәткәрләре; өченче урын - икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре.

Чара ахырында оештыручылар призлы урыннар алган командаларга бүләкләр тапшырдылар. Ә барлык катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырылды. Катнашучылар өчен аларның якыннары һәм балалары җан атты, алар өчен балалар бәйрәме оештырылды.

Чара ахырында барлык катнашучыларны да кыр ашханәсендә пешерелгән тәмле карабодай боткасы белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International