Бөгелмә гаиләсе Республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итүдә катнашты

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты.

Тантанада Бөгелмәдән Фәнис һәм Зоя Гайнуллиннар катнашты. Гайнуллиннар гаиләсенә быел 30 ел тула. Фәнис Камил улы һәм Зоя Җәмил кызы гаиләсе бөгелмәлеләргә талантлы укытучылар-фикердәшләр, үз эшенең чын профессионаллары тандемы буларак яхшы таныш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International