Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул «Юность» спорт комплексы территориясендә урнашкан 1109 сайлау участогында тавыш бирде.
Линар Закиров сайлау процессының төгәл оештырылуына һәм Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә санитар-эпидемиологик куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә игътибарны юнәлтте. Барлык сайлаучыларга да индивидуаль ручка, медицина битлеге һәм перчаткалар бирелде.
"Өч көнлек тавыш бирү практикасы инде үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу уңайлы һәм куркынычсыз. Кеше үзе өчен уңайлы вакытта сайлау участогына килә һәм үз гражданлык позициясен күрсәтә ала", - дип ассызыклады Бөгелмә районы башлыгы.