Ярты гасыр бергә: Бөгелмәдә гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2021 елның 1 октябре, җомга

Үзара аңлашу, җан җылысы, ышаныч һәм якыннар өчен җаваплылык хисе булган гаиләне бәхетле гаилә дип атыйлар.

Бөгелмәлеләр Екатерина Ивановна һәм Владимир Николаевич Семенихиннар гаиләсе озын гомерлелек, тугрылык, бер-береңә ышаныч үрнәге булып торалар. Үз гаиләләрен алар нәкъ илле ел элек, ерак 1971 елда булдырганнар. Бу еллар эчендә күп сынаулар аша узарга туры килә, ләкин алар бергә тормыш авырлыкларын җиңеп, бер-берләренә булган мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын исбатлыйлар. Юбилярлар үз йортларын төзеп, өч ул – Андрей, Сергей һәм Константинны тәрбияләп үстерәләр. Алар, шулай ук, Бөгелмәдә яшиләр һәм эшлиләр, бик матур гаиләләр булдырганнар. Юбилярларның 5 оныклары бар.

Гаиләнең гомуми хезмәт стажы 80 елдан артык. Владимир Николаевич Бугуруслан һөнәри училищесында Авыл электрофикациясе электромонтеры белгечлеген ала, соңрак, хәрби комиссариаттан оештырылган курсларда 3 класслы профессионал шофер квалификациясен үзләштерә, шуннан соң, 29.11.1965 Совет Армиясе сафларына алына. Кайткач, Владимир Николаевич райпотребсоюзда, җирлекара төзелеш оешмасында шофер булып эшли, лаеклы ялга киткәнче Бөгелмә электр челтәрләрендә эшли. Хатыны Екатерина Ивановна кайгыртучан әни, яраткан хатын һәм йорт хуҗабикәсе, Бөгелмә ит комбинатының меланж цехында, ТатНИИ ашханәсендә һәм 2нче мәктәп ашханәсендә эшли.

Шунысы игътибарга лаек, алар гаиләләренең ярты гасырлык юбилеен Бөгелмә шәһәренең 240 еллыгында билгеләп үттеләр. Владимир Николаевич һәм Екатерина Ивановна Семенихиннарга, гаилә коруларының алтын юбилее уңаеннан, Бөгелмә шәһәренең юбилей медале һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Алтын юбилярларны Бөгелмә районы хатын-кызлар советы иҗтимагый оешмасы рәисе Марина Солдатова, шулай ук Бөгелмә электр челтәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Марат Закиров котлады, алар гаиләгә иминлек һәм тагын да бәхетле еллар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International