Соңгы атнада 3 меңгә якын бөгелмәле вакциналаштырылды

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов Бөгелмә муниципаль районында вакцинация барышы турында мәгълүмат бирде. 11 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр COVID-19дан 2856 кеше прививка ясаткан. Вакцинация башланганнан бирле барлыгы 31 556 доза вакцина алынган.

Хәзерге вакытта район сырхауханәсендә 5 кабинет эшли – барлык катларда да. Һәр предприятиегә вакыт билгеләнә. Әйтик, бүген Бөгелмә Су каналы хезмәткәрләре - 80 кеше прививка ясатырга язылган. Аерым хезмәт коллективлары фельдшер-акушерлык пунктлары территориясендә вакцинацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International