Бөгелмә шәһәре хезмәтләре юлларны карап тотуның кышкы режимына күчәләр

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Октябрь уртасыннан Бөгелмәдә юлларны карап тоту буенча кышкы режим эшли башлый. Ул апрель уртасына кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр иткәнчә, шәһәр юлларын һәм тротуарларын карап тотуга контракт «Бөгелмә Сервис» ҖЧҖ махсус предприятиесе белән төзелгән.

Җыештыру техникасы паркы 21 берәмлекне тәшкил итә. Болар - ротор чистарткычлар, грейдерлар, катнаш юл машиналары, асылмалы җиһазлары булган тракторлар, фронталь төягечләр һәм кече-төягечләр, Камазлар. Барлык техника да шәһәр юлларын һәм тротуарларны җыештыру эшенә җәлеп ителәчәк.

Предприятие штаты комплектланган. Биредә 21 машина йөртүче һәм 12 ишегалды җыештыручы эшли. Соңгыларының бурычы - тукталыш павильоннарын,  җәяүлеләр юлларыннан, баскычларны һәм тротуарларны кардан һәм боздан чистарту. Ике кече төягеч җәмәгать киңлекләрен чистарту буенча эшләячәк.

Кыш дәвамында кар чистартуга кагылышлы гомуми сораулар буенча бөгелмәлеләр Бөгелмә районы Башкарма комитетының ТКХ бүлегенә 4-38-65 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шәһәр юлларын һәм тротуарларны чистарту мәсьәләләре буенча, «Бөгелмә Сервис» ҖЧҖ - 7-03-04.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International