Бөгелмәдә партиянең өлкән яшьтәге әгъзасын 85 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Партия әгъзасы Анна Хәйруллинаны 85 яшьлек юбилее белән Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Әнвәр Әхмәдиев котлады.

Ул юбилярга күпьеллык фидакарь хезмәте, һөнәргә һәм партиягә тугрылык өчен рәхмәт белдерде. Юбилярга ныклы сәламәтлек теләде һәм партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Бөгелмә җирле бүлекчәсе секретаре Линар Закиров исеменнән котлау адреслары тапшырды. Юбилярга шулай ук партиянең Бөгелмә җирле бүлеге исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International