Татарстан мәктәпләрендәге каникуллар графигы басылды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Республика мәктәпләрендә көзге каникуллар 1-7 ноябрьдә узачак. Гадәттәгечә балалар өчен республиканың барлык муниципаль районнарында куркынычсызлыкка, гамәли иҗатка, спортка, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган укыту, ял итү чаралары оештырылачак. Мәктәп лагерьлары эшләячәк.

Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башлана һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ягъни мәктәпкә балалар 12 гыйнвардан барачак. Шулай итеп, кышын мәктәпләр 14 көнгә бушаячак.

Яз көне каникуллар исә 28 марттан башлана. Укучылар 5 апрель көнне укый башлаячак. Шулай ук беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә ял каралган. Ул  7-13 февраль көннәрендә булачак.

Иң көтеп алынган каникуллар, әлбәттә, җәйге каникуллар. Гадәттәгечә 1 июньдә башлана һәм  31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Көзге каникулдан соң укулар дәвам итәчәкме? Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева матбугат конференциясендә республика хакимияте ил территориясендә эшләми торган көннәр кертү сәбәпле, мәктәп каникулларын озайту мәсьәләсен карамый, дип хәбәр итте. Билгеле булганча, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк эш көннәре турында тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган. Төбәкләргә исә бу көннәрне иртәрәк кертү яки 7 ноябрьдән соң озайту турында мөстәкыйль карар кабул итү хокукы бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International