Татарстанда бизнес вәкилләре Росреестр хезмәтләре сыйфатын бәяләделәр

2021 елның 22 октябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арасында сораштыру үткәрде. Аны үткәргәндә бизнес вәкилләрен 5 баллы шкала буенча хезмәт күрсәтү тизлеген бәяләүне сорадылар: милек хокукын теркәү, кадастр инженеры тарафыннан кадастр исәбенә кую өчен документлар әзерләгәндә, җирле үзидарә органнары тарафыннан кадастр исәбенә кую өчен документлар килештергәндә (раслаганда). Шулай ук эшкуарларга теркәлү процедурасын яки аның этапларын электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге турында үз фикерләрен белдерергә тәкъдим иттеләр; регионда хокукларны теркәүгә документлар кабул итү өчен урыннар җитәрлекме, дигән сорауга җавап бирергә.

Сораштыруда республика территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче барлыгы 300 гә якын респондент катнашты. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча һәр күрсәткеч буенча уртача балл 4,4 тән 5 гә кадәр тәшкил итте.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:

«Татарстан Росреестры эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә аерым игътибар бирә. Бизнес вәкилләренең фикере безнең өчен бик мөһим, чөнки яктан караш хезмәтләрнең сыйфатын объектив бәяләргә һәм, димәк, безнең ведомство эшен яхшырту өчен чаралар күрергә ярдәм итә".

Бриз компанияләр төркеменең юридик бүлеге башлыгы Илдар Ситдыйков:

«Безнең фирманың эш үзенчәлеген исәпкә алып, безгә күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү вакытында Росреестр белән еш хезмәттәшлек итәргә туры килә. Хокукый экспертиза үткәргәндә, җитешсезлекләр ачыкланган очракта, дәүләт регистраторы теркәлүне туктатмый, ә алдан телефон аша консультация бирә, нинди документлар тапшырырга кирәклеген аңлата. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карата нәкъ менә шундый индивидуаль якын килү күчемсез милекне тоткарлыксыз һәм вакытында рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә".

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш - бирешләрне теркәү срогы закон нигезендә билгеләнгән 9 көн урынына 5 эш көне тәшкил итә (өлешләп төзүдә катнашу килешүләреннән тыш); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә бер үк вакытта куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12 эш көне урынына 9 эш көне.

Моннан тыш, барлык килеп туган сораулар буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кадастр исәбенә куярга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләүчеләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар (көн саен эш вакытында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International