10 ноябрьдә Татарстанда көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтелә

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана; 

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International