Бөгелмәлеләр үз талантларын Туган телләр елы ярдәмендә ача алдылар

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Ораторлык сәнгате буенча мастер-классны Бөгелмәдә Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары үткәрде. Тыңлаучыларны, шул исәптән мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен, муниципаль хезмәткәрләрне дә татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәттеләр.

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында узган чара барышында чакырылган кунаклар бөгелмәлеләр белән уңышлы чыгыш ясау серләре белән уртаклаштылар.

Республика районнарында ораторлык сәнгате буенча дәресләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук рәис Марат Әхмәтов җитәкчелегендә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International