Бөгелмә районы Пенсия фондының клиентлар хезмәте мошенникларның безнең гражданнарны алдауларының яңа төре – «Иминият тупланмаларын кире кайтару турында» дөрес булмаган мәгълүмат белән электрон почтага хатлар җибәрүе турында кисәтә.
«Кире кайтаруны рәсмиләштерергә» төймәсенә басмагыз! Таныш булмаган сайтларда банк карталарыгыз турында мәгълүмат калдырмагыз! Мошенниклар корбаны булмагыз! Уяу булыгыз!