Бөгелмәдә яшьләр полицейскийларны күреп, наркотикларын "ташлый"

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Фактлар буенча Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 228 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

19 ноябрьдә Сельхозтехника урамындагы 4нче йорт янында 11 сәгать тирәсендә тәртип сакчылары 26 яшьлек егетне тоткарлый. Полицейскийларны күреп, ул кар өстенә полимер пакет ташлый. Ачыкланган матдәне полиция хезмәткәрләре экспертизага җибәргән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, алынган материалда массасы 1,77 грамм булган наркотик матдә бар.  Шул ук көнне патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре Кече Бөгелмәдәге ташландык бакчалар территориясендә элек хөкем ителмәгән 33 яшьлек ир-атны туктата, ул полиция хезмәткәрләрен күреп, үзендә булган полимер пакетны ташларга маташкан. Үткәрелгән экспертиза әлеге матдәнең 1,97 грамм массасы булган наркотик булуын ачыклаган.

Тоткарланучылар наркотик исереклеге халәтенә тикшерелә. Нәтиҗәләр уңай булып чыга. Гражданнарга карата РФ КоАП 6.9 статьясы (табиб билгеләмичә наркотик чаралар яки психотроп матдәләр куллану) буенча административ беркетмә төзелде. Әлеге фактлар буенча җинаять билгеләре буенча, җинаять эшләре кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International