Бөгелмәдә гражданнарны кабул итү декадасы узачак

2021 елның 26 ноябре, җомга

1-10 декабрьдә, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне уңаеннан, халыкны кабул итү чаралары узачак.

Партиянең Бөгелмә җирле бүлекчәсе барлык дәрәҗәдәге депутатлар, Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары, шәһәр һәм районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү бүлекләре, идарәләре, учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү оештыра.

Гражданнарны кабул итү дистанцион форматта узачак (онлайн-кабул итү). «Кайнар линия» телефоны 8 (85594) 4-03-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International