Губин исемендәге лагерь физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кышкы сменада ял итәргә чакыра

2021 елның 26 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Бөгелмә шәһәренең Губин исемендәге кышкы сменасында ял итү өчен балаларны җыю бара.

Ял итү  2021 елның 8-10 декабрендә планлаштырылган һәм 14 көнгә исәпләнгән.  Балаларның яше 7-18 яшь (смена тәмамлануга 18 яшь тулмаска тиеш). Озатып йөрүче кешеләр белән бергә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә ала торган мөмкинлекләре чикле балалар чакырыла - БУШЛАЙ.

Озатып баручыга COVID-19дан вакцинацияне раслый торган QR-код, медицина кенәгәсе һәм ПЦР-тест кирәк. Балага - ПЦР-тест.

Абый-энеләр, апа-сеңелләр тәүлегенә 1100 сум өстәмә түләүбелән килә ала. Өстәмә мәгълүматны 4-68-25 телефоны буенча алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Губина үзәге инвалидлыкның төрле формалары булган балалар өчен тулысынча җайлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International