Исәнме, Йошкар-Ола, без кайттык

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

28 ноябрьдә Бөгелмә театры күрше Мари Эл республикасына фестивальгә китте. Йошкар-Олада 20 ноябрьдән «Дуслык күпере» дип аталган 18нче халыкара рус милли республикалары театрлары фестивале уза. Бөгелмә театры конкурс программасын ябучыларның берсе булачак.

Бөгелмәлеләр спектакльне 30 ноябрьдә Г.Константинов исемендәге Рус академия театры сәхнәсендә күрсәтәчәкләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу фестивальдә Татарстан берьюлы өч театр белән тәкъдим ителгән: Бөгелмә, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән.

 

Юлия Исмәгыйлова,

Денис Гапонов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International