Берләшмә - ул булыша һәм яклый

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) республика иҗтимагый оешмасының сигезенче хисап-сайлау конференциясе.

Ноябрь иртәсендә Бөгелмә безне Казанга якты тынлык һәм чиста кар катламы белән озатты. Башкала юеш кар һәм җил белән каршы алды.  Һава торышыннан күңелсезлекләр кичермәдек: тиздән, ишектән кергәндә тикшерү узганнан соң,Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясенең иркен вестибюленә эләктек. Бу мәдәният учреждениесендә безгә, аның рәисе И.Р. Измайлов җитәкчелегендәге Бөгелмә ветераннар оешмасының дүрт вәкиленә, шул исәптән республиканың шәһәр һәм районнарында эшләп килүче 55 ветеран берләшмәләреннән килгән 168 делегат белән бергә, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының сигезенче хисап-сайлау конференциясендә катнашырга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International