Метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 29 ноябрь кичендә, 2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяктан секундына 10-15 метр тизлектә, көчәйгәндә 17-22 метр тизлектә, 30 ноябрьдә 02-18 сәгатьтә урыны белән 25 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күз күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International