Бөгелмәнең җәмәгать киңлекләре: аларны карап тоту белән кем һәм ничек шөгыльләнә?

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Яшел үсентеләрне карап тоту, ландшафтлы дизайнны коррекцияләү, яшелләндерү, су объектларын һәм фонтаннарны карау, хуҗалык зоналарына хезмәт күрсәтү, төп һәм ситуацион бөтенсезонлы җыештыру — болар барысы да «Яшелләндерү» ҖЧҖ вазифасына керә, аның җитәкчесе - Илшат Әзһәмов.  

Бүгенге көндә оешма штатында 26 кеше эшли. Җәйге чордан яшь, бик актив коллектив формалашты, ул үз эше белән яши.

Яшелләндерү объектларын һәм башка тышкы төзекләндерү объектларын карап тоту буенча эшләр, ел сезонын исәпкә алып, системалы рәвештә башкарыла.

Хәзерге вакытта фонтаннар консервацияләнде, клумбалар кышкы сезонга әзер. Теплицаларда җәйге сезонга чәчәкләр үстереләчәк.

Кышкы чорда Кызыл Армия урамындагы паркта һәм Ненастин скверында Яңа ел чыршылары урнаштыру планлаштырыла. Сулыкта балалар өчен бушлай шугалак планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International