"Яңарыш" үзәгендә тәрбияләнүчеләрендә коррупциягә каршы чыршы

2021 елның 3 декабре, җомга

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррупциягә каршы «чыршы» барлыкка килде.

Педагоглар һәм ата-аналар белән бергә балалар чыршы ясадылар, аны үзләре ясаган уенчыклар белән бизәделәр. «Гадәти булмаган» чыршыны булдыру барышында үзәк карамагындагы балалар "коррупция" төшенчәсе белән таныштылар һәм яшь буында коррупциягә каршы караш формалаштырырга ярдәм итүче әхлакый сыйфатларны билгеләделәр. Бу - игелек, әхлак, гаделлек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек.   Балалар үзләренең яңа ел уенчыкларында әхлакый сыйфатлар язуларын урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International