Узган ел Бөгелмә районында 162 литрдан артык легаль булмаган хәмер алынды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Узган елның 12 аенда Бөгелмә районында 162 литрдан артык легаль булмаган хәмер алынган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре хисап чорында безнең район территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә күзәтчелек итү буенча 58 чара үткәрде, шул исәптән 24е эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә. Конфискацияләнгән товар "Росалкогольрегулирование" гә тапшырылды.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына узган ел эчендә 10 гариза килгән, шуларның икесе генә расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International