2022 елның 25 гыйнварында Казан шәһәрендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында «Бердәм Россия»партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXIV хисап-сайлау конференциясе узды.
Конференция эшендә республика активы, партиянең 42 җирле бүлекчәсеннән делегатлар, шул исәптән Бөгелмә җирле бүлеге секретаре, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров җитәкчелегендәге делегатлар катнашты.