24 гыйнварда Мәскәүдә «РОЗА ВЕТРОВ» һәвәскәрләр һәм һөнәри иҗатның XXVII Халыкара конкурсы узды. Анда «Московское время» заманча бию студиясе Гран-прига лаек булды, ә Диана Бурсукова җитәкчелегендәге талантлы Лиана Фәррахова III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Балалар Мәскәүне яулаган арада, Диана Бурсукованың башка тәрбияләнүчеләре Әлмәт шәһәрендә узган «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивалендә бүләкләр яулады. София Буваева – I дәрәҗә лауреат, ә Лада Севрюкова дипломант булды.