Шәһәрдә «Кар десанты» акциясе старт алды. Бөгелмә районының яшь гвардиячеләре шәһәрнең социаль учреждениеләре – «Ялкын» приюты, «Яңарыш» үзәге, шәһәр бала табу йортын кардан чистартуда булышалар, шулай ук өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче ветераннарга, инвалидларга ярдәм итәләр, аларның йортларын тәртипкә китерәләр.
"Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" волонтерлары бөгелмәлеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Ә хәзер кар чистарту темасы бик актуаль. Партия активистлары юлларны, ишегалларын, йортларның һәм корылмаларның түбәләрен чистарталар. «Кар десанты» акциясе кысаларында, кышкы чор тәмамланганчы, волонтерлар өлкәннәргә ярдәм күрсәтәчәк.