Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Континенталь хоккей лигасының «Локомотив» хоккей клубы һәм Россия җыелма командасы һөҗүмчесе, Пекиндагы Олимпия уеннарының көмеш призеры Артур Каюмов һәм грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры, начар ишетүче спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы Исмаил Насрулаев белән очрашты.
Очрашуга спортчыларның остазлары да чакырылган иде: Артур Каюмовныкы – Риф Нурмиев, Исмаил Насрулаевныкы – Рәис Садыйков.
"Бу Бөгелмә муниципаль районы өчен бик җитди казанышлар. Сез үсеп килүче буын өчен үрнәк булып хезмәт итәсез һәм шәһәрне һәм республиканы данлыйсыз. Горурланабыз!», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.