Ныклы гаилә - тормышта төп таяныч

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Бөгелмә районыннан Малыхиннар-Ковальчук гаиләсе «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә җиңүче булды, аның финалы Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров гаиләне конкурста җиңүләре белән котлады.                        

«Конкурста Татарстанның 36 районыннан һәм шәһәр округларыннан 36 гаилә катнашты. Әлеге нәсел вәкилләренең күбесе безнең як елъязмасында үз эзләрен калдырдылар, ихлас ихтирамга һәм хөрмәткә лаек", - дип билгеләп үтте Фәрид Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International