Бөгелмәдә авыр атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты ачылды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген «Юность» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионатын тантаналы ачу үтте, шулай ук 15-17 яшьлек укучылар арасында авыр атлетика буенча Спартакиаданың икенче этабы узды. Ярышларга барлыгы 350 спортчы килде.

Ярышларны ачу тантанасында Бөгелмә районы башлыгы, ТР Авыр атлетика федерациясе президенты Линар Закиров, федерациянең башкарма директоры Дмитрий Хомяков, «Динамо» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Рафис Насыйров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International