Кояшлы куян: бөгелмәлеләрне энергияне сак тоту темасына балалар иҗат эшләре конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

1 августтан «Кояшлы куян» энергияне сак тоту темасына XIII Республика балалар иҗат эшләре конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4 яшьтән алып, 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Конкурс «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь», «Иң яхшы эшләнмә» һәм «Күләгәдән чык» номинацияләрендә үткәрелә.

XIII "Кояшлы куянның" төп үзенчәлеге - «Күләгәдән чык» дигән яңа номинация.  Әлеге номинациядә балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә башкарылган иҗат эшләре бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International