Бөгелмәдә махсус хоккей командасы барлыкка килде

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә махсус хоккей буенча беренче команда – психик үзенчәлекләре булган балалар белән шөгыльләнү өчен оештырылган. Ул "Очкын" исемен алды. Бу Россиядә адаптив спортның яңа юнәлешләренең берсе. Татарстанның адаптив спортны үстерү үзәге, «Татнефть» компаниясе һәм «Акбарс» хоккей клубы ярдәмендә шәһәрнең шундый уникаль мөмкинлеге барлыкка килде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хоккей белән шөгыльләнергә теләк белдергән 11 егеткә кирәкле экипировканың тулы комплектын тапшырды.

«Инвалид булган кешенең мөмкинлекләре чикле түгел, ә киңәйтелгән булырга тиеш, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләрдә. Тиздән сезнең җиңүләрегезгә сокланырбыз һәм шатланырбыз дип ышанам!",- диде Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International