Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайланган һөнәргә карата кызыксыну уяту, остазлык институтын формалаштыру, хезмәткә иҗади караш һәм үз һөнәри компетенцияләреңә ышаныч булдыру максатларында, 13-16 февраль көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Алабуга-skills" һөнәри осталык республика конкурсы уздырылачагын хәбәр итә.