2 февральдә Рамил һәм Альбина гаиләсендә беренче бала -уллары Арслан туа.
Бөгелмә РҮХдә эшләгән Рамил чакырылыш буенча узган елның көзендә өлешчә мобилизацияләү вакытында китә. Баласы туу хөрмәтенә хәрби хезмәткәргә кыска вакытлы ял бирелде.
Яшь ата-аналарны шәһәр хакимияте вәкилләре, хезмәттәшләре, шулай ук туганнары һәм якыннары котлады.
Мобилизацияләнгән гаиләгә бүләкләр – акчалата сертификат, шулай ук яңа туган бала өчен комплект тапшырылды.