Бөгелмәдә педиатрия участокларының чикләре үзгәрәчәк

2024 елның 7 июне, җомга

Бөгелмә балалар поликлиникасында балаларга ярдәм күрсәтүне яхшырту максатыннан, педиатрия участоклары чикләрен яңадан карау башкарылды.

Участок табиб-педиатрына мөрәҗәгать итәр алдыннан, балалар поликлиникасы регистратурасында сезнең участокның номеры турындагы мәгълүматны ачыкларга кирәк (Ленин ур., 88).

Әлеге үзгәрешләр 2024елның 10 июненнән гамәлгә керә.
Балалар хастаханәсе поликлиникасы администрациясе вакытлы уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International