Кече бизнес: Бөгелмә районында гаилә фермалары үсә

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда гаилә фермаларын арттыруга йөз белән борылдылар. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кече бизнес үсеш алган авылларда тормыш кайный, балалар туа, яшьләр авылда кала, үзләренә йортлар сала дип, берничә тапкыр искәртте инде. Фермерлар өлешенә бүген республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы туры килә. Бөгелмә районында да терлекчелек белән актив шөгыльләнә торган инициативалы авыл кешеләре аз түгел.

“Безне җир туендыра, шуңа күрә дә без җирдә эшлибез” – Ибраһимовлар гаиләсе әнә шундый принцип белән яши. Әтисе үрнәгендә улына да туган туфракка тартылу йоккан, ул да авыр, әмма табыш китерә торган эшнең тәмен тоя башлаган инде. Яшь, дәрт-дәрманы ташып торган фермер Рафаэль Ибраһимов бу эшкә яңарак кына керешкән әле. Шулай булуга карамастан, эшләре яхшы бара.

Рафаэль кебекләр турында: “Ул авылда яшәр өчен яратылган”, – диләр. Шәһәр тормышын үз итә алмый ул. “Күңелсез анда, мәгънә күрмим”, – ди үзе. Туган авылында гына үзен иркен һәм рәхәт хис итә.

Әтисе үрнәгендә үзе дә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, республика программасына кергән. Эшен ачып җибәргәндә, ярдәм йөзеннән, дәүләт аңа 1,5 миллион сум акча биргән. Бу акчага Рафаэль беренче эш итеп инеш аркылы күпер салдыра, арендага җир, трактор сатып ала, ферма торгыза. Әтисе белән икесенә бергә 44 баш мөгезле эре терлек тоталар. 25 савым сыерлары бар. Сөтне Бөгелмә сөт комбинатына тапшыралар. Һава сүрелә төшкәч, сөт арткан. Хәзер көненә 260 литрлап сөт савалар. Гаилә фермасының төп керемен дә шул тәшкил итә.

Хәзер мал азыгы әзерләр чор. Ибраһимовлар кышка 60 тонналап печән, 5 мең тоннага якын салам әзерлиләр. Фуражны сатып алалар. Рафаэль алдагы елда күпьеллык үлән һәм бөртекле культуралар чәчәр өчен җир алырга ниятләп тора, комбайн алу исәбе дә юк түгел.

Ибраһимовлар гаиләсе кебекләр районда шактый. Бүген Бөгелмә муниципаль районында 45 гаилә фермасы теркәлгән. Әле күптән түгел генә тагын өч гаилә грант отты.

Бөгелмәнең коммерцияле булмаган “Фермерларның, крестьян хуҗалыкларының һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең мәгълүмати-консультация үзәге” оешмасы директоры Флюр Ибраһимов сүзләренә караганда, бүген фермерлар ике юнәлештә субсидия ала алалар: мөгезле эре терлек сатып алган акчаның бер өлешен кайтару өчен һәм сөт җитештерү юнәлешендә эшләячәк мини-ферма оештыру өчен. Беренче очракта фермерларга һәр баш терлек өчен 15 мең сум бирелә, ә мини-ферма өчен – 200 мең сум.

Гаилә фермалары оештыру районда терлекләрнең баш саны артуга да уңай йогынты ясый. Гаилә фермалары булганга күрә, хәтта кече авылларга да зур игътибар бирелә. Мисал өчен, Берлек авылына таш юл салдылар, урамнарга ут керде, ферма юлына да бетон түшәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International