Бүгенге көнгә Бөгелмә районында уҗым һәм язгы сабан культуралары 309,7 га мәйданда чәчелгән, шуларның 34 578,7 га – язгы сабан культуралары, 7 731 га – уҗым басулары. Техник культуралар мәйданның 7 368 гектарын били.
Хәзерге вакытта районда 82 комбайн исәпләнә. 1 комбайнга 620 га җир йөкләнеше туры килә. Җаваплылыгы чикләнгән “Агропродукт” җәмгыяте өстәмә тагын 20 бөртек җыю техникасы сатып алырга ниятли.