Авыл хуҗалыгы җирләре тулы көчкә эшләргә тиеш

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган һәм ташландык җирләр мәсьәләсенә зур игътибарлык күрсәтә.

2014 елда тикшерелгән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр арасында 66,8 мең гаташландык һәм файдаланылмый торган җирләр барлыгы ачыклана, шулардан 26,8 мең гектары 2015 елда авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде.

Законнарга кертелгән үзгәрешләр, аерым алганда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 2 гыйнварындагы 1 нче номерлы “Дәүләт җир күзәтчелеге турындагы нигезләмәне раслау хакында”гы Карарына үзгәрешләр нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануга дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россельхознадзор Идарәсенә тапшырылды.

Бүген авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә административ тикшерү уздыру, җир законнарының бозылуын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән, Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә республиканың муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы идарәләренең җаваплы белгечләрен әлеге участокларга беркетү эшен алып баралар, дип яза ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International