Бөгелмә районында мал азыгы әзерләү

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Бөгелмә районы басуларында 2 мең гектар мәйданда мал азыгы катнашмаларын һәм берьеллык үләннәрне урып җыю эше дәвам итә.

Печән 12595 тонна күләмдә җыеп алынган. Шул исәптә җәмгыять маллары өчен – 7394 тонна, шәхси хуҗалыклар өчен – 5201 тонна. Нәтиҗәдә, шартлыча бер баш терлеккә 3,4 тонна азык туры килә. Шулай ук 14 000 тонна күләмдә сенаж әзерләнгән, бу планның 84 проценты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International