Бөгелмә районы басуларында урып җыю эшләре дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, республикада 12 августка 1481,9 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 21,3 центнер тәшкил итә.
Бөгелмә басуларында бөртеклеләр 16 мең гектар мәйданнан җыеп алынган, бу суктырыласы барлык мәйданның 38 проценты.