Кар өемнәренә каршы

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Кар өемнәре аша М.Җәлил урамында кибетләр күренми. Финанс кризис вакытында күзне майлап тормаулары хәерле. Тик күпфатирлы йортларның беренче катында урнашкан кибетләр, шул рәвешле шәһәрне төзекләндерү һәм матурлау таләпләрен боза. Кибет хуҗалары  үз территорияләреннән карны чыгарырга тиеш. Буйсынмаучылар белән  административ-техник инспекция хезмәткәрләресүзне кыска тота. Беренче тапкыр кисәтә, икенче килүгә – штраф яза. Бер тапкыр “пешкәннәр”  “чакырылмаган кунаклар”ны әзерләнеп каршы ала: үз биләмәләреннән карны чыгара.  Махсус техникасы булмаганнарга кыш айларында шактый зур чыгымнар сарыф итәргә туры килә. Якынча ай саен 10 мең сум акча. Штраф бәясе түгел инде!  

Ә менә Гафиятуллин урамындагы  бу сәүдә “гигантлары” зур керемнәр артыннан куып, тагын да зуррак штрафка тап булырга мөмкин. Кар өеме монда әкияттәге сыман, көн үсәсен төн үсә.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International