Бөгелмәдә җырлый торган фонтан ачылды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь кичендә Бөгелмәнең үзәк мәйданында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аның сәбәпчесе булып үзе музыкаль, үзе төрле төсләр белән уйный торган фонтан ачылу вакыйгасы торды.

Мондый фонтанның Халыкара балаларны яклау көнендә ачылуы да үзенчәлекле һәм зур әһәмияткә ия. Бәйрәм чарасында балаларның күп булуы да әлеге чараның нәкъ менә алар өчен оештырылганын күрсәтте. Шуңа күрә бу көнне балалар да, әти-әниләр дә искиткеч шат иде.
Музыкаль һәм җырлый торган фонтан булдыру идеясе шәһәр мэры Линар Закиров инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Бөгелмәнең үзәк Ленин мәйданында төзелеш эшләрен “Жилсервис” җәмгыяте хезмәтчәннәре башкарды. Алар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 25 миллион сумга фонтанның әйләнә-тирәсен яңарттылар, бер сүз белән әйткәндә, шәһәрдәшләре һәм килгән кунаклар өчен уңайлы мохит тудыру өчен барысын да эшләделәр. Хезмәтләренең нәтиҗәсе ачык күренә: музыкаль һәм җырлый торган фонтан, шәһәр халкын, килгән кунакларны сөендереп, инде матур гына эшли башлады. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый фонтаннар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында әле юк. Бу хәл шулай ук Бөгелмәгә килүче кунаклар санын арттырыр дигән нәтиҗәгә этәрә.
Менә шундый бәйрәм булды 1 июнь көнне. Фонтан көн саен көндезге 12дән эшли башлый, кичке 9дан алып, аңа музыка да кушылачак һәм төсләр уйнаячак дип белдерәләр. Хәер, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрүең артыграк, ди халкыбыз. Шуңа күрә барыгыз, күрегез, үкенмәссез!

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

http://www.bugulma-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International