Бөгелмәдә техника кышка әзерме?

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров “Чистый город” җәмгыятендә кар чистарту техникасының кышка әзерлеген тикшерде.
- Бүгенге көндә булган техника, ә бу 3 – грейдер, 3 - кар төяүче машина, 8 самосвалыбыз кышкы эшләргә тулысынча әзер. Гомумән алганда, кар чистартуда 18 машина катнаша алыр дип планлаштырабыз. Төрле оешмалар белән кышка техника алып тору өчен килешүләр төзибез, яңаларын да сатып алырга ниятлибез. Бозлавык белән көрәшү өчен 20 тонна реагент сатып алдык, 160 тонна комлы-тозлы катнашма әзерләдек. Иртәгә кар явып үтә калса – без эшкә әзер, - ди җәмгыять директоры Сергей Бутылин.
Техниканы, әзерләнгән катнашмаларны карап чыккач, шәһәр мэры:

- “Калайчы көне” безнең шәһәрдә булмас дип ышанып калам. Автопарк кышка әзер. Кышкы суык айлар иң авыр айлар санала. Һава торышының кайчан сюрприз ясыйсы билгеле түгел.  Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр алдында гади булмаган бурычлар барлыкка килә. Шуңа күрә техниканың әзерлеген бүгеннән тикшерәбез. 2016 елны кризис елының азагы дип уйлап йөргән идек, ә тормыш башкасын дәлилли. 2017 ел да финанс белән тәэмин итү ягыннан гади булмаячак. Халыкның яшәү шартларын яхшырту максатыннан, без барысына да әзер булырга тиешбез, - диде.
Кышкы салкыннар озак көттермәс, ди метеорологлар. Шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсендә кыш үзенең көчен күрсәтеп алды инде, кар явып, юллар боз белән капланды, трассада машиналар туктап калды, самолетлар аэропортларга утыра алмады. Шәһәрдә һәм районда мондый уңайсызлыклар килеп чыкмас дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International