Бөгелмәдә өч яклы килешү төзелде

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бөгелмәнең шәһәр хакимиятендә “Единая Россия” сәяси партиясе фракциясе бүлеге вәкилләренең өч дәрәҗәдәге очрашуы булып узды. Очрашуда 30нчы номерлы Әлмәт сайлау участогының РФ Дәүләт Думасы җиденче чакырылыш депутаты Ринат Хәйров, ТР Дәүләт Светының бишенче чакырылыш депутаты Леонид Якунин, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Рифнур Сөләйманов, Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре депутатлары катнашты. Киңәшмәне җирле сәяси советның сәркатибе, Бөгелмә муниципаль район башлыгы Линар Закиров җитәкләде.

Утырыш барышында депутатлар алар сайлап алынган җирлектә алып барылган эшләре турында исәп тотты.  Рифнур Сөләйманов:

– Мин бөгелмәлеләр белән еш очрашып торам. Бүгенге көндә күп кенә мәсьәләләрне дә урында чишә алдык. Мәсәлән, халык таләбе, соравы буенча Подстанция микрорайонында фельдшер-акушерлык пункты ачтык, күпфатирлы йортларда электр энергиясенә булган ОДН кимеде, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр дә күп чишелде: ишегалларына асфальт салынды, ветераннар фатирларына ремонт ясалды, “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләргә дә ярдәм итәбез,– диде ул үз чыгышында.

Шул рәвешле җирле муниципаль район җитәкчеләре белән депутатлар арасында әңгәмә дә булып узды.  Соңыннан “Единая Россия” фракциясе депутатлары  Бөгелмә муниципаль район органнары һәм РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы белән берлектә эш алып бару турында өч яклы килешмә төзеде.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International