Интернет-кабул итү

Бөгелмә муниципаль районы сайтына керүче хөрмәтле кулланучылар!

Хөрмәтле ТР рәсми порталына керүчеләр!

Интернет-кабул итү аша мөрәҗәгать җибәргәнче, Сезгә «Еш бирелә торган сораулар» бүлеген карарга тәкъдим итәбез. Бәлки, Сез шунда ук үзегезне кызыксындырган темага мәгълүмат табарсыз.

Үзегезнең соравыгызга тиз һәм квалификацияле җавап алу өчен, үзегез турында дөрес мәгълүматларны күрсәтегез. Җавап җибәрү өчен мәҗбүри рәвештә фамилия, исем, электрон почта адресы күрсәтелергә тиеш. Үзегезнең мөрәҗәгатегезне кыска һәм дөрес итеп формалаштырыгыз.

Барысын да уку

Хакимият органнарында коррупция күренешләре фактлары турында хәбәрләр. Бу бүлек ярдәмендә Сез шулай ук Татарстан Республикасы хакимият органнары дәүләт хезмәткәрләренең коррупция фактлары турында Сезгә билгеле булган мәгълүматны җибәрә аласыз.

Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан гражданнарга беркетелгән дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукын гамәлгә ашыру белән бәйле хокук мөнәсәбәтләре һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазифаи затлар тарафыннан карау тәртибе «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маеннан булган 59-ФЗ номерлы Федераль законы белән тәртипкә салына.

Сезнең мөрәҗәгать карауның нинди стадиясендә булуны белү өчен, Сез «Электрон мөрәҗәгатьләрне карау стадиясе» сервисы белән файдалана аласыз. Моның өчен Сезгә үзегезнең персональ номерыгыз һәм паролегезне кертү кирәк, ул Сезнең хәбәр җибәрелгәннән соң биреләчәк.

Подать обращение
Мөрәҗәгать итү яисә бирелгән мөрәҗәгатьнең статусын тикшерергә.
Требуется авторизация в ЕСИА
(Федеральный закон от 2 мая 2006г. № 59-ФЗ)
Күчү
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International