Бөгелмәлеләрнең йортларында җылылык 10 октябрьгә биреләчәк

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Һава торышына күз салсак, 8 һәм аннан да түбән температура 7 – 8 октябрьда күзәтеләчәк дип фаразлана. Димәк, биш көн дәвамында шундый һава температурасы сакланса, бу җылыту сезонын башлар чор җитте дигән сүз.

Беренчеләрдән булып, җылылык балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә биреләчәк. Бүгенге көндә инде күпфатирлы йортларда җылылык челтәренә опрессовка үткәрелгән. Барлык учреждениеләр дә җылыту сезонына тулысынча әзер дип бәяләнә. Бу хакта утырыш барышында Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков җиткерде. Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында җылылык белән тәэмин итүче биш оешма эшли, алар карамагында – 34 котельный. Җылылык сезонына әзерлек чорында Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе җылылык җибәрү юлларын, котельныйларны һәм бойлерларны капиталь төзекләндергән.

“Көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин икәнен онытмагыз. Ягулык бирә башлаган чорда аеруча игътибарлы булуыгызны сорыйм”, – дигән мөрәҗәгать ясады Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International