21 декабрь – елның кыска көнендә Россиядә дүртенче тапкыр “Кыска метражлы кино көне” дигән Бөтенроссия акциясе узды.
Халыкара Кыска метражлы кино көне Франция кинематография һәм анимация үзәге тәкъдиме белән 2011 елдан билгеләп үтелә башлады. 2014 елда ул, Кинематографистлар Союзы Яшьләр үзәге инициативасы белән, Россиягә дә килеп җитте. Татарстанда әлеге чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Время кино” дирекциясе ярдәме белән уздырыла.
Быел әлеге чарага беренче тапкыр Бөгелмә дә кушылды. Кино күрсәтүне “Бөгелмә үзәкләштерелгән клублар системасы” муниципаль бюджт учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге оештырды. 19 – 25 декабрьдә коммерцияле булмаган (ягъни түләүсез) чаралар узды. Безнең шәһәр өчен “Программа по анимации” 6+ форматы сайлап алынды. Болар – вакыт буенча озак дәвам итми торган, ясалган рәсемнәр буенча яшь кинематографистлар төшергән мультфильмнар тупланмасы. Балаларга кабул итү җиңел булсын өчен аларны карагач, фикер алышулар да оештырыла.
Беренче итеп, мультфильмнарны Үзәк балалар китапханәсендә күрсәтелде. 25 декабрьдә исә 2 нче лицейның актлар залында һәм үзәк китапханәдә карарга мөмкин булачак.