Язгы игелекле эшләр атнасы: экология дәресе

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

14 март көнне “Язгы игелекле эшләр атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге вәкилләре 14нче прогимназия базасында башлангыч сыйныф укучылары өчен экология дәресе уздырдылар.

Балалар бу көнне Халыкара елгалар көне барлыгы, аның ничек килеп чыкканлыгы турында белделәр. Туган як табигатен үзебез сакламасак, киләчәктә нинди афәт көтүен төшенделәр.

Виртуаль экскурсиядә булып, укучылар Татарстанның күренекле урыннары белән дә таныштылар. Ә ахырдан яраткан геройларыбыз Степашка белән Хрюша Россиянең су байлыклары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International